Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясендә чит илдән кертелә торган техник культура орлыкларына бәйлелек зур булуын әйтте. Ул бу проблеманы федераль дәрәҗәдә хәл итәргә тәкъдим итте.
– Безгә бу теманы бөтен ил буенча контрольдә тотарга кирәк. Могҗиза булмый. Бу орлыкларны читтән кертмәс өчен, аларны җитештерә торган үзәкләр булдырырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез