Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икъдисадый форумында Татарстан делегациясе эшенә йомгак ясады

Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумында актив катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан делегациясенең өч көнлек эш программасы бик бай булды. ПМЭФ-2025 кырларында 50дән артык очрашу, шул исәптән Төркмәнстан, Кыргызстан, Индонезия, Сербия Республикасы, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бәхрәйн халыкара партнерлары белән сөйләшүләр уздырылды. Россиянең кайбер төбәкләре белән килешүләр һәм уртак чаралар планнары имзаланды. Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе утырышы узды.

Татарстан Рәисе форум йомгаклары буенча хисап һәм чаралар планын әзерләргә, имзаланган документларны реаль эчтәлек белән тулыландырырга кушты.

"Татарстан стенды уңай бәя алды. Гомумән алганда, Петербург форумы югары планка тота. Без анда күп нәрсәгә өйрәнәбез. Быел ул тагын да баеды. Безгә уңай карарларны кабул итәргә һәм аларны KazanForumга әзерләнгәндә кулланырга кирәк", - дип ассызыклады республика Рәисе.

Шулай ук киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 22 июнь безнең илдә Хәтер һәм кайгы көне. "Бу фаҗигале дата, ул безгә, җиңүчеләр буыны варисларына, ирек һәм тынычлык хакытурында искә төшерә. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында истәлекле чаралар узачак.

Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов хөрмәтенә "Әлбәдән-2025" бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале оештырылачак. Ул 21-22 июньдә Питрәч районының Әлвәдән авылында узачак", - диде ТР Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов миннихано

Көн хәбәре