Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Петропавловскиның «Дин-Мөхәммәт» мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов Петропавловск шәһәренең «Дин-Мөхәммәт» мәчете белән таныштылар.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәртәбәле кунакларны Аллаһ йорты эшчәнлеге белән мәчетнең имамы Габдерафыйк хәзрәт таныштырды. Кунаклар барысы бергә дога кылдылар. Рөстәм Миңнеханов мәчеткә бүләк итеп Коръәннең Казан басмасын тапшырды.

Бүгенге көндә Петропавловск шәһәрендә 8 мәчет эшли. Дин-Мөхәммәт мәчете моннан 172 ел элек төзелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре