Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә тикшерү үткәрергә һәм хәл-шартлар турында хисап бирергә кушты.
Кош-корт үрчетү фермасын Казаннан көньяктарак, Мишә елгасы янында, Тагаш, Арышхазда, Иллинский, Көек, Богородское торак пунктларына якын урнаштырырга планлаштыралар.
Моңа кадәр социаль челтәрдә җирле халыктан экологик хәлнең начарлануыннан куркучыларның зарлары пәйда булды. Борчылган гражданнар Татарстан Рәисенең социаль челтәрләрдәге постлары астына комментарийлар язалар, «Халык контроле» системасына заявкалар бирәләр һәм кош-корт фабрикасы төзелешенә каршы петицияләр төзиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез