. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан өчен Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген әйтте.
«Согуд Гарәбстаны – халыкара мәйданда Россия Федерациясенең мөһим партнеры. Бездә барлык юнәлешләр буенча диярлек мөнәсәбәтләр үсә. Безнең илләр җитәкчеләре даими рәвештә очрашулар һәм телефоннан сөйләшүләр үткәрә. Безнең сәяси хезмәттәшлек өлкәсендә, икътисадта, гуманитар өлкәләрдә тотрыклы, бик яхшы мөнәсәбәтләребез бар», – дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук кыскача хезмәттәшлекне киңәйтү өчен кызыклы булган тармакларга тукталды, шул исәптән автомобиль төзелешен дә искә алып үтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез