Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәрләргә коммуналь техника тапшырды. 41 районга барлыгы 69 берәмлек техника җибәреләчәк. Әлеге чара “Казан” халыкара ат спорты комплексы каршындагы мәйданда узды.
“Безнең муниципалитетлар өчен Яңа ел бәйрәме икеләтә эш дигән сүз. Чөнки юлларны чиста тотарга, йортларны җылылык, газ белән өзлексез тәэмин итәргә кирәк. Яңа коммуналь техника яңа елда үз бурычларын үтәячәк», – диде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов моннан тыш, районнарга тагын 86 берәмлек техника җибәреләсен дә әйтте.
Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. “Без елны яхшы күрсәткечләр – икътисадый һәм инвестицион күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Киләсе ел бурычлары арасында барлык илкүләм проектларда катнашу, инде башланган масштаблы проектларны гамәлгә ашыру. Елны лаеклы тәмамлавыбызда муниципаль берәмлекләр башлыкларының, авыл җирлекләре җитәкчеләренең зур хезмәте зур өлеше бар. Иң мөһиме – пандемия шартларында без республиканың нормаль эшчәнлеген тәэмин итә алдык», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез