Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровны туган көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыровны туган көне белән котлады. Ул МАКС каналына чечен телендә котлау урнаштырды.

«Чын күңелдән юбилеең белән котлыйм!

Тормышың шатлык, бәхет һәм уңышлар белән тулы булсын. Син – безнең таянычыбыз һәм терәгебез. Сиңа исәнлек-саулык, уңышлар һәм барлык теләкләреңнең кабул булуын телим. Тормышыңда якты мизгелләр һәм тугры дуслар күп булсын!» – дип язды чечен телендә Рөстәм Миңнеханов. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре