Бу хакта Республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика лидеры сүзләренчә, шәһәр һәм районнарда Яңа елны бәйрәм итү вакытында зур хәвеф-хәтәрләр булмады, әмма 1 һәм 2 гыйнварда Татарстан дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүменә дучар булды.
Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрнең лаеклы эшләвен һәм объектларны әзерләү буенча күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген ассызыклады.
Рәис 7 гыйнварда булачак Раштуа бәярәменә аерым игътибар бирде. Бу көнне гыйбадәтханәләрдә кешеләрнең күпләп җыелуы көтелгәнлектән, ул җирле администрацияләргә һәм Татарстан митрополиясенә хокук саклау органнары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауны һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне йөкләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез