Рөстәм Миңнеханов: Республика барлык төп макроикътисади күрсәткечләрнең үсүен күрсәтте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын һәм ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә катнашучыларны Татарстан Республикасы көне белән котлады. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары узачагын әйтте һәм барлык халыкны анда актив катнашырга чакырды. Ул шулай ук район һәм шәһәр башлыкларын чараларны оештыруга җаваплы карарга, аларны югары дәрәҗәдә уздырырга өндәде. Миңнеханов сүзләренчә, гадәттәгечә, иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, бәйрәм республикада яшәүчеләрнең барлык буыннарын берләштерә, туган җиргә карата горурлык һәм мәхәббәт хисләрен формалаштыра. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан, илнең терәк төбәге буларак, тотрыклылыкны саклап кала, ышанычлы рәвештә үсә, күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны били һәм күпмилләтле халык бердәмлеге үрнәге булып тора.

Миңнеханов сүзләренчә, узган ел йомгаклары буенча республика барлык төп макроикътисади күрсәткечләрнең үсүен күрсәтте, агымдагы елның җиде аенда да уңай динамика саклана – тулай төбәк продукты, сәнәгый җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең артуы күзәтелә. Ул көчле икътисад гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе республиканың илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашуын искәртте, Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә республикага ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре