Татарстан Министрлар Кабинетында 2023 елның тугыз аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының эшенә багышланган республика киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бу елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанның берләштерелгән бюджетына 395,5 миллиард сум акча кергән. Республиканың үз керемнәре 331,2 миллиард сум тәшкил иткән.
Шул ук вакытта, быел нефть һәм газ комплексы, нефть сәнәгате предприятиеләрендә керемгә салым күрсәткече сизелерлек кимүен дә искәрттеләр.
– Безгә тынычланырга иртәрәк, - диде Рөстәм Миңнеханов эш йомгаклары турында сөйләгәндә. – Хәзерге шартларда вәзгыять бик тиз үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә финанс тәртипне катгый үтәүне дәвам иттерергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез