Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инстаграм» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Республика көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды.

«Туган көнең белән, яраткан республикам! Чәчәк ат, газиз Татарстан!» - дип язган Президент.

Видеода республиканың бүгенге тормышын чагылдырган кадрлар гына түгел, кинохроника белән дә танышырга мөмкин.

Матур видеорәт татар һәм рус телләрендәге шигырьләр белән тулыландырылган. Шигырьләрнең берсе: «Туган көнең белән, республикам, бары тик алга!» - дигән юллар белән төгәлләнә.

https://www.instagram.com/tv/CEf87hvo5LD/?utm_source=ig_embed

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре