Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ел нәтиҗәләренә багышланган уртак утырышында Рөстәм Миңнеханов республика коткаручыларына рәхмәт әйтте.
Утырыш алдыннан Татарстан Рәисе коткаручыларга 20 яңа техника ачкычларын тапшырды. Янгын сүндерү автоцистерналары, авария-коткару автомобильләре, юлсыз урында йөри алырлык автомобильләр, кар автомобиле һәм кече суднолар аларга кеше гомерен саклап калганда ярдәм итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов узган ел республикада зур чараларның күп булуын искә алып, иминлек тәэмин итүдә катнашкан коткаручыларга рәхмәт әйтте. Аның сүзләренә караганда, бүген төп бурыч махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлау. Татарстан илнең оборона сәләтен һәм иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә.
– Киев режимы тарафыннан сугыш алып баруның террорчылык алымнары кулланыла. Гражданлык объектларына һөҗүм ясала, тыныч халыкка куркыныч яный. Безне куркытырга һәм эчтән хәлсезләндерергә тырышуга каршы бердәмлек белән җавап бирәбез. БПЛА һөҗүмнәре нәтиҗәләрен бетергәндә күрсәткән батырлыклары өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикага пилотсыз очкычлар һөҗүме халыкның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә әле күп эшләр башкарасы барлыгын күрсәтте. Татарстан Иминлек Советының февральдә узасы утырышында шул хакта сөйләшәчәкләр.
Татарстан Рәисе республикада янгыннар һәм утта гомере өзелгән кешеләр саны кимегәнен искә алып, саклану чараларын дәвам итәргә кушты. Судагы бәхетсезлек очраклары турында сөйләгәндә, яңа пляжлар ачу һәм кече суднолар белән эшне көчәйтергә кирәклеген әйтте. «Аларның саны арта, ә хуҗаларының культурасы төшә», – диде ул. Бу бурычларны башкарачак коткаручыларның хезмәт хаклары һәм эш шартлары турында да онытмаска кушты. Җитмәсә, быел аларны ике зур юбилей көтә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оешуга – 35, ә Татарстанныкына 30 ел тула.
2024 елда Татарстанда 4217 янгын теркәлгән, аларда 115 кеше һәлак булган, 202 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Үлгән кешеләрнең яртысыннан артыгы аек булмаган. Узган ел белән чагыштырганда янгыннар – 15, утта гомере өзелүчеләр – 19, җәрәхәтләнүчеләр 1,5 процентка кимегән. Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү (48%), шулай ук электр җайланмаларын (30%) һәм мичләрне (14%) урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу.
Былтыр Татарстан сулыкларында 82 кешенең гомере өзелгән, 37сен коткарып кала алганнар. Кече суднолар катнашында 10 фаҗига булып, аларда 5 кеше һәлак булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез