Рөстәм Миңнеханов: «Республика Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе»

Казанда сәнәгатьтә җаваплылык һәм игътибар турында сөйләштеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәнәгать куркынычсызлыгы буенча дәүләтара советның XXIII утырышында катнашты.

Татарстан Рәисе утырышта республиканың Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе булуын искәртте. Шуңа күрә халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, шул исәптән җитештерүдә куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибар бирелү гаҗәп түгел. Татарстанда 2920 предприятиедә 7801 куркыныч җитештерү объекты, 5355 предприятиедә 39 437 энергетика объекты, 302 капиталь төзелеш һәм реконструкция объекты, 265 предприятиедә 589 гидротехник корылма файдаланыла. «Бу саннар җаваплылыкның зур булуын һәм сәнәгать иминлеген тәэмин итүдә безнең эшнең әһәмиятен ачык күрсәтә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, заманча контроль һәм мониторинг системаларын кертү, хезмәткәрләрне өйрәтү һәм даими рәвештә тикшерүләр уздыру, идарәнең барлык дәрәҗәләрендә иминлек культурасын арттыру юнәлешендә республикада предприятиеләр белән зур эш алып барыла. Ә бүгенге технологик үсеш дәрәҗәсе булганны камилләштерү, игътибар һәм җаваплылыкны арттыруны таләп итә.

Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) җитәкчесе Александр Трембицкий Татарстан җитәкчелегенә Совет утырышын Казанда уздырганнары һәм катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре