Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Республикада 175 милләт вәкиле дус-тату яши»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел беренче тапкыр билгеләп үтелә торган Россия халыклары телләре көне уңаеннан МАКСтагы каналында язма урнаштырды.

Ул туган телләрне саклау һәм киләсе буыннарга җиткерүнең мөһимлеген искәртте. Рөстәм Миңнеханов үз язмасын татар шагыйрәсе Энҗе Мөэминованың туган илне һәм туган телне ярату турындагы шигырь юллары белән башлаган:

Дөньяда иң-иң матур ил,

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел,

Ул – минем туган телем.

Татарстан Рәисе яңа бәйрәмнең күпмилләтле Россиянең бай мәдәни мирасына багышлануын билгеләп үткән.

«Татарстанда бу күптөрлелектәге бердәмлек аеруча ачык сизелә, республикада 175 милләт вәкиле дус-тату яши. Аларның һәркайсы өчен үз туган телен саклау, аны буыннан-буынга тапшыру мөһим», – дип язган Миңнеханов.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре