Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә рәхмәт белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия – АСЕАН саммитын уздыруга бәйле уңайсызлыкларны аңлап кабул иткәннәре өчен республикада яшәүчеләргә рәхмәт белдерде.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – республиканың Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте. 

"Рөстәм Миңнеханов башкалабызда яшәүчеләргә, безнең кешеләргә аңлаулары һәм хөрмәт белән кабул итүләре өчен рәхмәт белдерергә, зур рәхмәт әйтергә кушты. Чөнки Россия - АСЕАН саммитын Татарстан территориясендә, Казан шәһәрендә оештыру һәм уздыру барышында халкыбызга бераз уңайсызлыклар тудырдык", - диде Шамил Гафаров Татарстан Рәисе сүзләрен китереп.

"Беренче эш итеп минем исемнән, республика җитәкчелеге исеменнән халкыбызга аңлаганнары өчен рәхмәт сүзләрен тапшыр... чөнки без үзебезнең кешеләргә кайбер уңайсызлыклар тудырдык", - дип кабат Рөстәм Миңнеханов сүзләрен китерде Шамил Гафаров.

АСЕАН – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләренең сәяси, икътисадый һәм мәдәни хөкүмәтара оешмасы (ассоциациясе) ул. 1967 елда Бангкокта оешкан. Анда 11 ил – Индонезия, Малайзия, Сингапур, Тайланд, Филиппин, Бруней-Даруссалам, Вьетнам, Лаос, Мьянма, Камбоджа һәм Көньяк Тимор керә. АСЕАН илләре дәүләтләре территориясендә 670 миллионнан артык кеше яши. Аларның гомуми эчке тулай продукты 9,7 триллион долларга җитә. Ассоциациянең төп оешмасы Джакартада (Индонезия) урнашкан. 1990 нчы еллар башыннан бирле АСЕАН илләре икътисадый хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Россия 1996 елдан ассоциациянең диалоглар партнеры булып тора. Казанда уза торган җыен Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән мөнәсәбәтләр җайга салуының 35 еллыгына багышланды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре