«Юлларны төзекләндерү буенча республикада эш көн саен алып барыла. Агымдагы елда башкалабыз Казанда милли проект буенча 22 км урам һәм ишегалды юллары, Яр Чаллыда 11,3 км, ә Түбән Камада 11 км юл төзекләндерелгән», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Зәй, Балтач, Әлки, Баулы муниципаль районнарында юллар төзекләндерелгәнен дә әйтте.
Мөмкинлектән файдаланып, юлларда сак булырга чакырды. «һава торышы үзгәрү аркасында бозлавык хасил булырга мөмкин. Юлларда игътибарлы булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!» – дип теләкләрен җиткерде Республика Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез