Рөстәм Миңнеханов: «Республиканың казанышлары – күпмилләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе»

Татарстан үсешен дәвам иттерә. Күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча республика илдә алдынгылар сафында тора. Республика казанышлары – күп милләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.

«Без ил лидеры, Президентыбыз Владимир Путинга, РФ Хөүмәтенә безнең башлангычларга теләктәшлек һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре