Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисади үсешенә багышланган утырышта катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2026-2028 елларга республиканың социаль-икътисади үсеше фаразының төп параметрларына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Эштә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте вәкилләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, шәһәр һәм район башлыклары катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат үзәге.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, фаразлау параметрлары республиканың әйдәп баручы предприятиеләре, тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләре күрсәткечләрен, шулай ук ил Президенты һәм Татарстан Республикасы Рәисе билгеләгән милли проектларны һәм стратегик бурычларны исәпкә алып формалашкан.

«Оператив штаб кысаларында барлык хакимият органнары һәм оешмаларның координацияләнгән эше дәвам итә. 8 ай нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты, бәяләү буенча, 3,7 триллион сумга якын яки узган елның шул чоры дәрәҗәсенә чагыштырма бәяләрдә 102,7% тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы 110,7% ка җитте. Беренче яртыеллыкта 660 млрд инвестиция җәлеп ителде», – диде ТР Хөкүмәте Башлыгы.

Ул ассызыклаганча, фаразлау чорында берничә системалы мәсьәлә хәл ителергә тиеш. Беренче чиратта, яңа милли проектларны, дәүләт һәм республика программаларын һәм Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга юнәлтелгән башка чараларны гамәлгә ашыру кысаларында, республиканың һәр кешесенең тормыш сыйфатын күтәрү булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре