Рөстәм Миңнеханов РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Владислав Иванов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Яклар хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр, шулай ук Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе эше, ведомствоның матди-техник базасын ныгыту темаларына тукталдылар.

Владислав Иванов Рөстәм Миңнехановны 2025 елның 14 сентябрендә узган сайлаулар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешүе белән котлады.

Очрашуда Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры урынбасары Алмаз Ибраһимов, Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе минниханов Раис

Көн хәбәре