ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмә барышында, яклар Татарстан Хөкүмәте һәм Чик сакчылары идарәсе арасындагы үзара хезмәттәшлек мәсьәләләрен, төбәк территориясендә иминлекне тәэмин итү турында сөйләштеләр.
Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик сакчылары идарәсе дәүләт чикләренең коры җир участокларында чик иминлеген тәэмин итә, шулай ук Казан, Түбән Кама, Түбән Новгород, Пермь, Самара, Саранск, Саратов, Ульяновск, Уфа һәм Чебоксар һава пунктлары (аэропортлар) өчен җаваплы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез