«Хөрмәтле Тәнзилә Янбек кызы! Ирегез Рим Абдулла улы Гыйниятуллинның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашуны кабул итегез. Күренекле иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклесе, Үзбәкстан татарларының абруйлы лидерларыннан берсе арабыздан мәңгегә китте. Рим Абдулла улының күп еллар дәвамындагы тырыш эшчәнлеге халкыбызны берләштерүгә, Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы гуманитар һәм эшлекле элемтәләрне үстерүгә, ике тугандаш халык дуслыгының тарихи җепләрен ныгытуга хезмәт итте. Аның мәгърифәтчелек эшчәнлеге шулай ук халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга, җир йөзендә тынычлык һәм иминлекне тәэмин итүгә мөһим өлеш кертте. Рим Абдулла улының фани дөньядан бәхетле кеше буларак китүенә иманым камил. Ул үз тормышында бик күп мөһим, игелекле эшләр башкарды, үзе турында якты истәлек калдырды. Сезнең, улларыгызның авыр кайгысын уртаклашам. Бергә яшәгән бәхетле елларыгызның истәлеге, балаларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның таянычы гаять зур югалтуны кичерергә ярдәм итсен. Тирән кайгыгызны ихлас күңелдән уртаклашам. Сезгә көч һәм сабырлык телим. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын», – диелә телеграммада.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез