Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Элек нефть чыгару компанияләренең берсенә караган бинаны, мәдрәсәгә тапшырганчы, тулысынча реконструкцияләгәннәр. Биредә эшләр агымдагы елның апрелендә башланган иде һәм 31 октябрьдә тәмамланды. Дини уку йорты Мәрҗани урамы ансамбленең күркәм өлешенә әверелде.
Мәдрәсә бинасы барлык белем бирү стандартларына җавап бирә һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредәге торак блок 48 шәкертне урнаштырырга мөмкинлек бирә.
Бу мәдрәсә Россиядәге алдынгы уку йортларының берсе булып тора. Биредә 550 гә якын кеше белем ала, шуларның 150се — көндезге бүлектә, 94е — хатын-кызлар бүлегендә укый. Шәкертләр арасында Идел буе вәкилләре генә түгел, ә Үзәк Россия, Урал һәм Себер төбәкләреннән килүчеләр дә бар.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар мәдрәсәнең уку сыйныфларын, компьютер классын, спорт залын, медицина кабинетын һәм торак блокны карап чыктылар. Татарстан Рәисе реконструкциягә һәм шәкертләрнең укуы, яшәве өчен тудырылган шартларга уңай бәя бирде.
Миңнеханов шулай ук шәкертләр белән дә аралашты. Аерым алганда, ул аларның барысы да татар телен беләме-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Мәдрәсә вәкиле аңлатканча, шәкертләрнең якынча 80 проценты татар телен белә, ә калганнары аны өйрәнә (бу, бигрәк тә, Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләргә кагыла). Студентлар шулай ук гарәп һәм инглиз телләрен дә үзләштерә.
Соңрак Татарстан Рәисе социаль челтәрләрдәге битләрендә сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
«Бу имамнар киләчәктә илебездәге дин һәм милләтара бердәмлекне ныгытуга, җәмгыятебезне тәрбияләүдә хезмәт итәргә тиеш!» – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең MAX мессенджерындагы каналында.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-almatta-rizaetdin-faxretdin-isemendage-madrasanen-yanartylgan-binasyn-karady-5916181
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез