Рөстәм Миңнеханов Роман Бикининның теләген чынга ашырган

Егет "Теләкләр Чыршы"сына хоккей өчен спорт сумкасы турында хыяллануын язган була.

Роман "Ак барс следж" командасында хоккей белән шөгыльләнә. Команда быел формалашкан була, аның составында 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 19 бала бар.
Романга хоккей өчен сумканы Президент исеменнән бәйрәм вакытында тапшырдылар. Рөстәм Миңнеханов бөтен команданы Президент чыршысына чакырды. Бүген балалар тамашада булдылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре