Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Россия» ААҖ Директорлар советы рәисе Михаил Клишин белән очрашты

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Россия» ААҖ Директорлар советы рәисе Михаил Клишин белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Банк челтәрен, беренче чиратта, республиканың зур шәһәрләрендә алга таба үстерү, позицияләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Хәзергә Татарстанда банк бер генә бүлекчә белән генә тәкъдим ителгән. Әлеге офис республиканың эре предприятиеләре белән актив эшли.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, банкның актив социаль позициясе аерым хөрмәткә лаек. Аерым алганда, банк Казанның 18 нче хастаханәсендәге балалар стационарындагы әти-әниләре баш тарткан балалар бүлегенә даими иганәчелек ярдәме күрсәтә, шулай ук Татарстанның Питрәч районындагы «Шатлык» социаль приютына ярдәм итә.

Очрашу ахырында җитәкчеләр катнашында «Алабуга» махсус икътисади төзелеш зонасы» ААҖ һәм ««Россия» Акционерлык Банкы» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую булды.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре