Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. Эшлекле очрашуда республикада автомобиль юллары челтәрен алга таба үстерү, федераль әһәмияттәге юллар төзүгә бәйле проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Моннан тыш, Екатеринбург – Мәскәү (9-15 август) маршруты буенча БРИКС-2025 халыкара автоузышын уздыру мәсьәләләре буенча да сөйләштеләр. «Автодор» компаниясе Екатеринбург – Мәскәү яңа маршруты буенча халыкара автоузышны уздыру инициативасы белән чыгыш ясады. Автоузыш «Автодор» дәүләт компаниясенең югары тизлекле автомобиль юллары буенча уза. Бүген Казанда Казан – Мәскәү маршруты буенча БРИКС автоузышының икенче этабы ачылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез