Рөстәм Миңнеханов Россия белән Катар сөйләшүләрендә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Катар сөйләшүләрендә катнаша. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм каналында хәбәр итте.
Киңәйтелгән составтагы очрашу Мәскәү Кремлендә узачак.

«Рөстәм Миңнеханов Кремльдә киңәйтелгән составта Россия-Катар сөйләшүләрендә катнаша», - дип язган Галимова.
Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов Әмир Катар Тамим бин Хамад әл Тани белән еш очраша. Шундый очрашуларның берсе 2024 елның декабрендә Дохада булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре