Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләт гадел хөкем университеты ректоры Владимир Кулаков белән очрашты. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Россия дәүләт гадел хөкем университеты белән белгечләр әзерләү, юстиция өлкәсе хезмәткәрләрен – җәмәгать судьяларын, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен яңадан әзерләү өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде.
Искәртәбез, Владимир Кулаков Казанга эш сәфәренә килгән, монда ул «Россиянең хокукый системасын үзгәртү шартларында гадел хөкемне гамәлгә ашыруны конституциональләштерү: гомуми теоретик һәм тармак аспектлары» фәнни-гамәли конференциясе чараларында катнашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез