Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт советы президиумының яңартылган составына кергән. Президент Владимир Путин бу җәһәттән боерыкка кул куйган.
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт советының “Тормыш өчен инфраструктура” юнәлеше буенча комиссия рәисе вазыйфасын били.
Документ нигезендә, президиум составына 26 кеше кертелгән. Алар арасында – Премьер-министр Михаил Мишустин, Президент Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко, Президент Администрациясе башлыгы урынбасары Максим Орешкин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез