Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горов белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горов белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды.

Әңгәмә барышында 16нчы KazanForum Халыкара саммитын уздыру барышында хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез: Казанда 13-18 май көннәрендә “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025” XVI Халыкара икътисадый форумы уздырыла. Форумда 103 илдән 10 меңгә якын кунак көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре