Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе (РФА) президенты академик Геннадий Красников белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Фәнни институтлар белән төбәк дәрәҗәсендә алга таба багланышлар, гамәли фәнне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Очрашу ахырында Геннадий Красников шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты.

Россия Фәннәр Академиясе Президентының Казанда булу программасында – берничә югары уку йорты җитәкчелеге, шул исәптән Казан федераль университеты җитәкчелеге белән сөйләшүләр, фәнни лабораторияләрдә һәм тәҗрибә-сәнәгать производстволарында булу, шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәге җитәкчелеге һәм Россия Фәннәр Академиясе әгъзалары белән очрашу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре