Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Россия – Һиндстан: төбәкара партнерлык» күргәзмәсе белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар «Россия – Һиндстан: төбәкара партнерлык» күргәзмәсендә булдылар. Экспозиция «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан бизнес-форумы кысаларында Уникаль осталык үзәгендә оештырылган.

Күргәзмә 12 тематик зонадан тора: мастер-класслар, Татарстан Республикасы стенды, ярминкә, финанс секторы, кадрлар, В2В, лаундж-зона, спорт, Һиндстан һәм Россия компанияләре, шулай ук медицина, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы юнәлешләре.

65 күргәзмә стендында үз продукциясен һәм хезмәтләрен 97 компания тәкъдим итте, аларның 29ы – Һиндстаннан, 68е – Россиядән. Экспозициядә аерым урынны Татарстан халык кәсепләре зонасы били. Биредә үз продукциясен керамика эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, төрле сувенирлар, милли кием һ.б. җитештерүчеләр тәкъдим итте.

«ТАЙМ» икенче Россия-Һиндстан бизнес-форумы Казанда 14-17 октябрь көннәрендә уза. Быел форум эшендә Россиянең 33 төбәге һәм Һиндстанның 24 штаты катнаша. Былтыр беренче тапкыр уздырылган «ТАЙМ» Россия белән Һиндстанның сәүдә-икътисади һәм инвестиция хезмәттәшлеген үстерү буенча уникаль мәйданчык сыйфатында үзен күрсәтте. Нәтиҗәдә конкрет килешүләр, яңа эшлекле контактлар һәм уртак башлангычлар барлыкка килде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре