Ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды һәм илләр, халыклар арасында сәяси, икътисадый, мәдәни багланышларның үзгәрүенә китергән деглобальләшү процессы турында фикер алышуга багышланды. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бүген дөньяда барган үзгәрешләрдән чыгып форумның темасы бик дөрес сайланган.
– Дөньяда яшәүчеләрнең дүрттән берен берләштергән мөселман өммәте халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа архитектурасын формалаштыруда торган саен әһәмиятлерәк роль уйный, – диде ул.
Быел Россиягә Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтә торган ил статусы бирелүенә 20 ел тулды. «Россия – ислам тарихи һәм мәдәни мирасның аерылгысыз өлеше булган үзенчәлекле ил. Мөселманнар дәүләтебез үсешенә саллы өлеш кертүче төп халык булды һәм шулай булып калалар да. Без бу хезмәттәшлектә стратегик мөмкинлекләр күрәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкләвен дә искәртте. Ул әйдәп баручы сәясәтчеләрне һәм җәмәгать эшлеклеләрен, галимнәрне һәм руханиларны берләштерә. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, 2026 елда Казанга «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы бирелү Россия мөселманнарына горурлык өсти һәм илнең ислам дөньясындагы ролен күрсәтеп тора.
Мәскәүдә Татарстан Рәисе «Диалог «Россия – Ислам дөньясы»: хезмәттәшлекнең нигезе буларак уртак мәдәни мирас» фәнни-гамәли конференциясендә дә катнашты. Чараны Рөстәм Миңнеханов җитәкли торган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты һәм Халыкара ислам миссиясе оештырды. Ул хәзерге Россия һәм Европа территориясендә университет тибындагы беренче уку йорты – «Низамия» мәдрәсәсенең 950 еллыгына багышланды.
Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Россия һәм ислам дөньясы арасындагы элемтәләрнең тирән тарихи тамырларга ия булуын әйтте. Бу – Евразия территориясендә гомуми тарихи-мәдәни киңлекне барлыкка китергән күптән таныш цивилизацияләрнең үзара бәйләнеше. «Әлеге цивилизацияләр өчен гаделлек һәм үзара ярдәмләшү, шулай ук өлкән буыннарга, гаилә кыйммәтләренә, халыкларга һәм диннәргә хөрмәт төшенчәләре мөһим», – диде Татарстан Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез