Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучылар кооперациясе системасының пленар утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе системасының 195 еллыгына багышланган пленар утырышта катнашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырыш Биектау районының Чыршы авылында узды.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов һәм башкалар Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге күргәзмәсен карадылар, анда авыл хуҗалыгы кооперациясе предприятиеләре үз продукцияләрен күрсәттеләр.

Пленар утырышның модераторы – Россия кооперация университеты ректоры, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева.

Пленар утырыш барышында Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Россия Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов нотыклар белән чыгыш ясадылар.

Пленар утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барысын да истәлекле дата – кулланучылар кооперациясе системасын булдыруга 195 ел тулу белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов бүген Дөбъяз авылында яңа кибеттән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Искәртәбез, Дөбъязда яңа авыл кибете Кулланучылар җәмгыятьләре үзәге һәм X5 дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында (КООП ОКОЛО бренды астында) ачылды.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, кулланучылар кооперациясе системасы хакимият тарафыннан хупланырга тиеш.

«Без шәхси бизнесның ерак авыл территорияләрендә сәүдәне тәэмин итә алмаячагын аңларга тиеш - анда беркем дә барып җитмәячәк. Шуңа күрә дәүләт кулланучылар кооперациясенә дә ярдәм итәргә тиеш. Әйе, әлбәттә, зур торак пунктларда сәүдәне тәэмин итәчәк эшкуарлар табылачак. Әмма ул авылда да булырга тиеш – хезмәт күрсәтүнең заманча сыйфаты да, сәүдә дә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Россия Кулланучылар кооперациясе үзәк берлеге һәм аның җитәкчесе Дмитрий Зубовның кулланучылар кооперациясе үсешен тәэмин итәчәгенә ышаныч белдерде. «Без вәзгыятьнең яхшы якка үзгәрүен күрәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин бүген шаккаттым – яңа кибет күрдек (Дөбъязда). Бу бөтенләй яңа хезмәт тибы! Беләсезме, шәһәрдә кешеләрнең сайлау мөмкинлеге зур һәм барыр урын да күп. Ә авылда да яхшы сәүдә үзәге кирәк кешеләр кибеткә килә, аралаша. Шуңа күрә Дмитрий Львович Зубовка һәм Россия Кулланучылар кооперациясе үзәк берлеге партнеры Х5кә бик зур рәхмәт».

Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең авылда яңа заманча кибетләр үстерүдә ярдәм итәчәгенә ышандырды һәм Татарстан Кулланучылар кооперациясе продукциясен файдалану турында фикерен белдерде.

«Безнең яктан без тулы ярдәм күрсәтәчәкбез. Кешесе аз булган пунктларга хезмәт күрсәтү, сәүдә нокталарын булдыру – бу шулай ук хакимиятнең мөһим бурычы. Бу бурыч үзеннән-үзе хәл ителми, көч куярга, кешеләрне табарга һәм өйрәтергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бездә 500 шундый кибет булачагын без хуплыйбыз!», – дип белдерде Татарстан Рәисе. Искәртәбез, киләчәктә Россия Кулланучылар кооперациясе үзәк берлеге һәм Х5 хезмәттәшлеге кысаларында Татарстанда мондый кибетләр санын 500 гә җиткерү күздә тотыла (хәзер аларның 100се ачылган).

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның Казанда Халыкара кулланучылар кооперациясе форумын (2026 елның 8-10 июле) уздырырга әзер булуын белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре