Бүген Казан Ратушасында Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Мали хөкүмәтара комиссиясенең икенче утырышы узды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Россия Федерациясе Энергетика министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Мали хөкүмәтара комиссиясенең Россия өлешендәге рәисе Сергей Цивилев, утырышны ачып, Малиның Бүген Африка континентында Россия Федерациясенең өстенлекле партнерларының берсе булуын әйтте. "Бу күп тапкырлар уртак утырышлар кысаларында һәм дәүләт башлыклары арасында иң югары дәрәҗәдә расланды, - диде Сергей Цивилев. – Без киләчәктә дә актив эшләргә әзер. Бу эшнең әһәмияте безнең дәүләтләр өчен генә түгел, Сахель альянсы дәүләтләре һәм Үзәк Африканың башка дәүләтләре өчен дә мөһим. Без Мәскәү белән ышанычлы һәм өстенлекле мөнәсәбәтләрне ныгытуны хуплыйбыз. Сезнең Россиягә килүегез - югары ышаныч, дуслык һәм бу мөнәсәбәтләрне үстерү теләгенең күрсәткече».
Сергей Цивилев үз исеменнән һәм Россия Президенты исеменнән соңгы вакытта Малида булган фаҗига һәм терактлар, Мали Оборона министры һәм аның гаилә әгъзалары үлеме уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Сергей Цивилев хәбәр иткәнчә, Россия белән Мали мөнәсәбәтләрен үстерү буенча зур эш алып барыла. БМО кысаларында һәм башка халыкара мәйданчыкларда үзара конструктив хезмәттәшлек билгеләп үтелә, халыкара структураларда кандидатларга ярдәм итү уңышлы гамәлгә ашырыла, барлык халыкара форматларда килешүләргә ирешелгән.
Мали Республикасы Икътисад һәм финанслар министры, комиссиянең Мали өлешендәге рәисе Алуссени Сану утырыш барышында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимиятләренә Мали делегациясен җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Бу бүген безнең арада булган тирән дуслыкны чагылдыра, - диде ул. - Безнең мөнәсәбәтләр үзара хөрмәт, ачык принциплар нигезендә яши. Без Россия Федерациясенең 2026 елның 25 апрелендә Малида булган фаҗигале вәхши вакыйгалар уңаеннан кайгы уртаклашуын тыйнаклык һәм намус белән тыңладык һәм кабул иттек».
Үз чиратында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Мали хөкүмәтара комиссиясендә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Ул искәрткәнчә, хөкүмәтара комиссия утырышы «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумын уздыру көннәрендә уза.
«Ышанам ки, бүгенге утырыш нәтиҗәле узачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Күп кенә мәсьәләләр турында сез тар составта сөйләштегез инде. Бу Россия Федерациясе һәм Мали Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту юлында мөһим адым булачак».
Татарстан Рәисе Сергей Цивилевка һәм Сану Алуссени әфәндегә Татарстанның шулай ук хөкүмәтара комиссия чараларында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
«Узган ел без Казанда Мали Республикасының күчеш чоры Президенты Ассими Гоитуны кабул иткән идек", - дип искә төшерде ул.
"Мали белән сәүдә-икътисадый багланышлар башлангыч стадиядә, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Африкада безнең вертолетлар, автомобильләр, башка сәнәгать продукциясе яхшы билгеле. Машина төзелеше, эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, инновацион юнәлештә зур перспективалар бар дип саныйбыз».
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен җаваплы. «Мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы хезмәттәшләребез белән уртак эш кысаларында Казан быел ислам дөньясы башкаласы-2026 статусын алды», - дип сөйләде ул.
Кыскача Рөстәм Миңнеханов ислам илләре белән эшләү турында хәбәр итте, аерым алганда, ул бүгенге көндә төбәктә ислам банкингы, хәләл продукция җитештерүне һәм башкаларны алга сөрүләрен искәртте. «Бу юнәлешләр Мали Республикасыннан коллегаларыбыз өчен кызыклы булыр дип уйлыйм», - диде ул һәм Мали вәкилләрен 2027 елда булачак «Россия – Ислам дөньясы:KazanForum» форумында катнашырга чакырды.
Татарстан Рәисе шулай ук хәбәр иткәнчә, Россия Энергетика министрлыгы белән берлектә, Казанда «Энергопром» халыкара электр энергетика форумы уздырыла, ул Мали белгечләре өчен дә кызыклы булырга мөмкин. Моннан тыш, Казанда цифрлаштыру мәсьәләләре буенча Kazan DigitalWeek форумы, шулай ук Нефть-газ химиясе форумы уңышлы уза.
Тагын бер мөһим юнәлеш – фән һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек. Татарстан - эре белем бирү үзәге, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бүген Татарстанда 20 меңнән артык чит ил студенты белем ала, алар арасында Мали студентлары да бар.
Соңыннан Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Мали комиссиясенең икенче утырышының йомгаклау беркетмәсенә имза салынды. Документка Россия Федерациясе Энергетика министры, комиссиянең Россия өлешендәге рәисе Сергей Цивилев һәм Мали Республикасы Дәүләт министры – Икътисад һәм финанслар министры, комиссиянең Мали өлешендәге рәисе Алуссени Сану кул куйды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез