Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы илкүләм проектлар советы утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты. Утырышны дәүләт башлыгы Владимир Путин үткәрә.

Утырыш барышында Президент Россиядә икътисади динамиканы тыйнак, әмма уңай дип атады. Шулай ук Путин Хөкүмәткә дәүләт катнашында Украина Кораллы көчләре һөҗүмнәре вакытында зыян күргән логистика һәм склад объектларын торгызу программасын әзерләргә кушты.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый объектларны сыйфат ягыннан яңа технологик дәрәҗәдә торгызырга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин

Көн хәбәре