Марат Хөснуллин ассызыклаганча, Россия – гадәттәгечә Таҗикстанның әйдәп баручы партнерларының берсе, товар әйләнеше буенча икенче урында тора. «Конструктив якын килү өчен рәхмәт белдерәбез. Без начар эшләмибез. Гыйнвар-апрельдә товар әйләнеше 20%ка артты. Узган ел үсеш 25% тәшкил итте. Безнең комиссия эше үзенең конструктив нәтиҗәләрен бирә», – диде РФ вице-премьеры.
Ул төбәкара хезмәттәшлекнең динамик үсешен аерым билгеләп үтте. «Яхшы корал – төбәкләрнең эшлекле форумнары, аларны Татарстан үзенең Таҗикстан партнерлары белән даими үткәрә. Бу практиканы башка кызыксынган төбәкләргә дә җәелдерергә тәкъдим итәм. Хезмәттәшлек үсешенең бер ноктасы булып туризм тора. 2025 елда Россиядән Таҗикстанга 320 меңнән артык сәфәр кылынган – үсеш 9%ка. Бу санны 500 меңгә җиткерү планлаштырыла», – диде Марат Хөснуллин.
Вице-премьер сүзләренчә, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләренең берсе – мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсе. «Россия ягы дәүләт идарәсен цифрлаштыру, социаль әһәмиятле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерү өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашырга әзер», – дип өстәде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Кохир Рәсүлзодә билгеләп үткәнчә, «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы кырларында очрашу Россия һәм Таҗикстан берлегенең ныклыгын ассызыклый. «Безнең партнерлык, стратегик планнардан сизелерлек рәвешкә һәм уңышлы уртак казанышларга әверелеп, даими үсә. Таҗикстан Республикасы Хөкүмәте узган елның сентябрендә Мәскәүдә узган хөкүмәтара комиссия утырышы беркетмәсендә теркәлгән барлык карарларның һәм йөкләмәләрнең үтәлешен бик игътибар белән контрольдә тота. Без үзара ирешелгән барлык килешүләрне көндәлек хезмәттәшлегебез төзелә торган ныклы нигез итеп карыйбыз», – дип ассызыклады Таҗикстан Премьер-министры.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез