Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгы генераль директоры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгы генераль директоры Алексей Островский белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Әңгәмә барышында яклар багланышларны һәм халыкара хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгына төбәкләрнең тышкы элемтәләренә игътибары һәм Татарстанның халыкара эшчәнлегенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Республика рәисе билгеләп үткәнчә, тышкы сәясәт ведомствосы ярдәмендә Казан даими рәвештә зур халыкара чаралар кабул итә. Алар арасында БРИКС саммиты, Күмәк иминлек турында килешү оешмасында әгъза булып торучы дәүләтләрнең тышкы эшләр министрлары Советы утырышы, шулай ук күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре Ассоциациясенең 11 иле вәкилләре катнашында узган Россия - АСЕАН саммитын санап үтәргә мөмкин.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә карата кызыксыну белдерүләрен раслады.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре