Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО студентлары, шул исәптән Татарстан студентлары белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО ректоры Анатолий Торкунов белән югары белем бирүне үстерү, төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты, югары уку йортының кайбер лабораторияләре эше белән танышты.
МГИМО студентлары белән очрашуда Татарстан Рәисе кыскача 2024 елның көзендә Казанда уңышлы узган БРИКС саммиты кысаларындагы кайбер вакыйгалар, шулай ук илнең икътисадый тотрыклы төбәкләренең берсе булган Татарстанның ничек үсүе һәм ничек яшәве турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан турында бөтен дөньяда беләләр. Монда БРИКС саммиты да зур роль уйнады, диде ул. Аның фикеренчә, төбәкне танып белүне эшләү дәвам итүе мөһим.
Бүген Татарстан Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән тыгыз координациядә һәм МГИМО белән хезмәттәшлектә илнең халыкара элемтәләрен үстерә, шул исәптән ислам юнәлешләрендә дә. Ел саен республикага йөзләгән чит ил делегациясе килә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан югары уку йортларын тәмамлаган яшьләр белән тыгыз элемтәдә торырга омтыла. Яшьләрнең үз тамырларын онытмавы бик мөһим, диде ул.
МГИМО турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген югары уку йорты илебезнең абруйлы аналитик үзәге, халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар чыганагы булып тора.
Очрашу «сорау – җавап» форматында дәвам итте, студентлар Татарстан Рәисенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Сораулар Татарстан яшьләренең төрле халыкара чараларда катнашуына, яшьләргә ярдәм итү программаларына, шул исәптән яшь галимнәр һәм аспирантлар өчен грант программаларына, төбәкнең халыкара эшчәнлектә катнашуына һәм Татарстанның чит илләрдәге вәкиллекләре эшенә кагылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез