Республика җитәкчесе искәртүенчә, 4 ноябрьдә бөтен ил буенча, шул исәптән Татарстанда да, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар узды.
«Чаралар үткәргәндә, хәзерге чорның куркынычларын исәпкә алып, Россиянең күпмилләтле халкының бердәмлеге актуальлегенә аерым басым ясалды», – дип ассызыклады ул.
Шул уңайдан Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итү тәкъдимен хуплавына игътибарны юнәлтте. «Бу юнәлештә тиешле йөкләмәләр бирелде», – дип өстәде ТР Рәисе.
Миңнеханов бәяләвенчә, Татарстан традицион рәвештә милләтара һәм конфессияара татулык, җәмгыять бердәмлеге югары дәрәҗәсе белән аерылып тора.
«Дәүләт башлыгы карары, әлбәттә, бу юнәлештә мөһим вакыйга булып тора. Игълан ителгән елны исәпкә алып, безнең эшебезне планлаштыруга җитди карарга кирәк», – дип ассызыклады ТР Рәисе.
«Без федераль дәрәҗәдә нинди документлар кабул ителәчәген карарга тиешбез, һәм шуңа нигезләнеп, монда да тиешле документлар кабул итәргә кирәк булачак», – дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез