Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында республика җитәкчесенең эш кабинетында узды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Яклар төбәкнең 2025 ел нәтиҗәләре буенча икътисади күрсәткечләргә ирешүе, тулаем алганда икътисадны алга таба үстерү, барлык бюджет йөкләмәләрен үтәү, шулай ук Татарстан территориясендә милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Россия Федерациясе финанс министры Казанга 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә катнашу өчен килде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез