Рөстәм Миңнеханов "Ростех" башлыгын "Дуслык" ордены белән бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясе җитәкчесе Сергей Чемезовны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Указ Татарстан Республикасы Президенты сайтында басылып чыкты.

Документ нигезендә, бүләк «Нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Республиканың сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән өчен» бирелә.

Август башында Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы башлыгын "Дуслык" ордены белән бүләкләде. Рәмис Сафиуллов төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары һәм социаль-икътисадый үсешкә зур өлеш кертүе өчен бүләккә лаек булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре