Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Рубин»ның элеккеге остазы Рәхимов белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның «Рубин» футбол клубының элеккеге баш тренеры Рәшит Рәхимовны кабул итте һәм аңа уңышлар теләде. Бу хакта үзенең Telegram-каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстанда лаеклы итеп каршы ала гына түгел, ә озата да беләләр», – дип язды ул.

«Рубин»ның элеккеге остазының клубтан китүе турында бүген игълан ителде. Аның урынына баш тренер итеп, Испания белгече Франк Артига билгеләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре