Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм А.С. Пушкинның туган көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 227 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Рус теле көне белән тәбрик итәм. 

Бу бәйрәм иҗаты Россиянең һәм дөньяның рухи байлыгына әверелгән, ә исеме мәңгелеккә дөнья мәдәнияте тарихына урнашкан бөек даһи Александр Сергеевич Пушкинның туган көне белән аерылгысыз бәйләнгән. Аның үлемсез иҗаты, рус сүзенең байлыгын, күпкырлылыгын, кабатланмас матурлыгын саклап һәм үстереп, күп гасырларга әдәби камиллек үрнәге булып әверелде.

Быел тууына 120 ел тулу билгеләп үтеләчәк мәшһүр галим һәм фикер иясе Д.С. Лихачёв бик дөрес әйткәнчә, «Пушкин – милләт идеалын дөньяга чыгарган даһи! Ул рус холкының милли үзенчәлекләрен чагылдырып кына калмаган, ә рус милләтенең идеалын, мәдәният идеалын нигезләгән». Бөек Пушкин русларга гына түгел, бик күп башка халыкларга да  бик якын һәм кадерле. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай аның иҗатына ихлас соклануын белдергән. Аның өчен һәм миллионлаган төрле милләт кешеләре өчен рус теле һәм Пушкин иҗаты рус мәдәнияте дөньясына юл ача һәм бердәмлеккә башлангыч бирә. 

Безнең уртак бурычыбыз – рус теленең сафлыгын һәм яңгырашын саклау, яшь буында укуга мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрен киләчәккә тапшыра торган әдәбиятыбызга кызыксыну уяту. 

Әлеге күркәм бәйрәм көнендә сезгә исәнлек-саулык, Ватаныбыз үсеш-алгарышына юнәлтелгән илһам, иҗат уңышлары һәм яңа казанышлар телим. Җанлы, бөек омтылышлы рус сүзе һәрвакытта да тынычлыкка, мәрхәмәтлелеккә һәм гражданнар бердәмлегенә хезмәт итсен!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре