Рөстәм Миңнеханов Russian Halal Expo күргәзмәсендә Россия төбәкләре стендларын карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Russia Halal Expo күргәзмәсендә Россия төбәкләре стендларын карады.

Russian Halal Expo – Россиядә ил төбәкләре һәм ИХО илләренең икътисадый һәм фәнни-технологик хезмәттәшлеге күргәзмәсе. Бизнес-проектларны алга сөрү һәм үстерү, KazanForum әгъзалары арасында конструктив диалог төзү өчен уникаль киңлек булып тора. Күргәзмә эшендә дөньяның 11 иле һәм Россиянең 17 төбәге катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Мордовия, Мари Эль, Рязань, Ульяновск, Волгоград, Пенза, Свердловск һәм Ростов өлкәләре, Донецк Халык Республикасы, Адыгея Республикасы, Краснодар крае стендларын карады.
Экспозиция Россия төбәкләренең төрле өлкәләрдәге казанышлары белән таныштыра: сәнәгать, агросәнәгать комплексы, мәдәният, туризм һәм спорт. Стендларда шулай ук субъектларның истәлекле урыннары һәм табигый байлыклары турында мәгълүмат бирелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре