Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Сабан туе – бердәмлекне күрсәтә торган бәйрәмнәрнең берсе»

Ат чабышлары, көрәш, милли уеннар, җырлар-биюләр, 70 меңгә якын кунак. Омск шәһәрендә узган XXVI федераль Сабан туе быел тарихка масштаблы чара буларак кереп калачак.

Рөстәм Миңнеханов: «Сабан туе – бердәмлекне күрсәтә торган бәйрәмнәрнең берсе»
Фото: tatarstan.ru

Ул үз мәйданына Россиянең 30 дан артык төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан кунакларны җыйды. Милли бәйрәмебездә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко катнашты. «Илебез күпмилләтле һәм без – бердәм, куәтле ил. Сабан туе – шушы бердәмлекне күрсәтә торган бәйрәмнәрнең берсе», – диде Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.

Омскида Түбән Кама районы оештырган татар милли ишегалды да гөрләп торды. Монда һөнәрчеләр кунакларны үз хезмәтләре белән таныштырды, остаханәләр үткәрделәр. Милли ризыклардан да авыз итеп карарга мөмкин иде. Ишегалды төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын туплап, халыклар дуслыгының иң зур байлык булуын күрсәтте. Татарның Сабан туенда төрле милләт кешеләренең бергәләшеп бәйрәм итүе Халыклар бердәмлеге елының асылы булып тора. Шундый масштаблы бәйрәмне оештыруда булышлык күрсәткән өчен Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко Татарстан җитәкчелегенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтен җиткерде. Ике ел элек Усть-Ишим районында су баскач, Татарстанның ничек итеп ярдәм кулы сузганын да искә төшерделәр.

Сабан туеның иң көтелгән һәм киеренке тамашалары, ни дисәң дә, ул – ат чабышлары һәм көрәш. «Омск шәһәре ипподромы моның кадәр халыкны күргәне юк иде», – дип шаккатты Омск Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Колесник, тамашачыларны сәламләп.

Көрәш мәйданы гомер-гомергә үзенә халыкның картын да, яшен дә тартты. Сабан туе батыры булу – татар ир-егете өчен мәртәбә, горурлык. Еллар узган саен кайбер нәрсәләр онытылырга да мөмкин, ә менә көрәш, бил алышуны татар кешесе канында саклый, баласына, оныгына тапшыра. XXVI федераль Сабан туеның абсолют батыры исеменә дөнья күләмендә танылган көрәшче, Зәй егете Радик Сәлахов лаек булды. Батырга бүләккә тәкә һәм Татарстан Рәисе бүләге – машина ачкычы бирелде.

Киләсе елда XXVII федераль Сабан туе Томск шәһәрендә узачак. Сабан туеның «Тулпар ат» символын Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Алексей Кондратьевка тапшырды. Бәйрәмне үткәрү вакыты да билгеле. Өлкә губернаторы Владимир Мазур һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев рәсми очрашу вакытында аны 2027 елның 3 июлендә уздырырга дип килештеләр.

Милли бәйрәмебез кысасында кунаклар күңелендә калачак тагын берничә вакыйга булды. Аларның берсе – Омск шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылу. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко, Васил Шәйхразыев катнашты.

Омск өлкәсе – элек-электән татарлар күпләп яшәгән төбәк. Биредә бай тарихлы татар авыллары урнашкан. Шуларның берсе – Тара районына караган Ишәй авылы быел үзенең 400 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей уңаеннан бәйрәм чарасы оештырдылар. Милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация һәм Омск өлкәсе губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников килеп котлады. Татар халкы мәдәниятен саклап калуга зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр дә тапшырдылар.

     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре