Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Дәүләт сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасын үстерүгә зур әһәмият бирә. «Әмма безнең төп байлыгыбыз – ул үзен халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга багышлаган кешеләр", - диде Татарстан Республикасы Президенты бәйрәм тантанасында.
Covid-19 пандемиясе барыбыз өчен дә җитди сынау булды. «Нәкъ менә медицина хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре беренчеләрдән булып коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча авырлыкларны үз өстенә алды. „Кызыл зоналарда" авыруларны коткару өчен мөмкинлекләреннән тыш һәм көчләреннән килгәнчә көрәштеләр. Халык мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрендә иң югары гуманлылык, принципиальлек һәм ныклык күрсәттеләр", - диде Президент.
Президент ашыгыч ярдәм һәм санитар авиация бригадалары хезмәткәрләренә, гомуми практика табибларына һәм табиб-белгечләргә, фельдшерларга һәм шәфкать туташларына, кече медицина персоналына, техникларга һәм машина йөртүчеләргә, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүген барлыгы 36 кеше бүләкләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез