Рөстәм Миңнеханов салым реформасының беренче елында бизнеска штраф салмауны сораган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Президент администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкиннан өстәмә кыйммәткә салым (НДС) буенча салым салуның гомуми системасына күчүче предприятиеләрне беренче елда штрафка тартмауны сораган. Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2026 елга бюджет проекты буенча парламент тыңлауларында шул хакта сөйләп үткән.

“НДС буенча яңалык Татарстанда салым салуның гадиләштерелгән системасы нигезендә эшләүче 16,1 меңгә якын эшмәкәргә кагыла. Аларның күбесе өчен закон нигезендә күздә тотылган хисапларны әзерләү ягыннан да яңалыкка әйләнәчәк бу. Нәтиҗәдә ниндидер объектив сәбәпләр аркасында хисаплар вакытында тапшырылмыйча калырга мөмкин”, – дип белдергән ул.

Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, министрлык эшмәкәрләргә максималь дәрәҗәдә ярдәм итәргә әзерләнә.
“Кирәк булганда, республика ярдәм чараларыннан файдаланачакбыз. Әле тагын салым салуның патент системасы буенча сорау бар. Стационар сәүдә бу исемлектән төшеп калырга мөмкин. Рөстәм Нургалиевич әлеге мәсьәләне дә Орешкинга җиткерде”, – дип басым ясап әйткән ул.

Исегезгә төшерәбез: киләсе елдан Россиядә салым законына үзгәрешләр гамәлгә керә. Аерым алганда, НДС 22 процентка кадәр җитә, салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча НДСтан азат итү өчен лимит күләме 10 миллион сумга кадәр кимиячәк. Кайбер тармаклар өчен иминият взнослары буенча ташламалар юкка чыгарылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре