Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышының төп темасы – "2024 елда Татарстан Республикасы сәнәгате һәм кулланучылар базары эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар. Производстволарның нәтиҗәлелеген арттыруда заманча алымнар".
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә катнашу өчен илнең 60 тан артык сәнәгать министры килде - Кырым, Ростов өлкәсе, Краснодар крае, Хакасия, Калининград өлкәсе, ЛХР, Якутия һәм Россиянең башка субъектлары вәкилләре.
Коллегия кысаларында шулай ук автокомпонентлар җитештерүчеләрнең күргәзмә экспозициясе оештырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез