Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов сәнәгать иминлеге мәсьәләләренә багышланган утырышта катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2026 кысаларында Ростехнадзорның пленар утырышында катнашты.

Заманча шартларда нефть-газ комплексы объектларының тотрыклы эшләвен тәэмин итү һәм сәнәгать иминлеге дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов сайланган теманың әһәмиятен ассызыклады һәм Татарстанның Россиянең иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе булуын искәртте. Республикада 8 мең куркыныч җитештерү объекты файдаланыла, 40 меңгә якын энергетика объекты, 600гә якын гидротехник корылма эшли. Бу саннар безнең җаваплылык зурлыгын һәм сәнәгать иминлеген тәэмин итүдә эшебезнең әһәмиятен ачык күрсәтә, дип билгеләп үтте республика Рәисе.

"Без предприятиеләребез белән контроль һәм мониторингның заманча системаларын кертү, персоналны өйрәтү һәм даими рәвештә аудитлар уздыру, идарәнең барлык дәрәҗәләрендә иминлек культурасын арттыру мәсьәләләре буенча актив эшлибез. Без Ростехнадзорның норматив җайга салуны камилләштерү, контрольгә яңа алымнар кертү, цифрлы хәл ителешләрне үстерү буенча эзлекле эшен югары бәялибез", - диде ул.

Ахырда республика Рәисе конструктив диалог һәм партнерлыкны алга таба үстерү бөтен тармакның тотрыклы имин үсешен тәэмин итүдә ышанычлы нигез булыр дип ышаныч белдерде. 

Ростехнадзор җитәкчесе Александр Трембицкий, үз чиратында, Татарстан Рәисенә республика территориясендә сәнәгать иминлеге мәсьәләләренә системалы якын килүе өчен рәхмәт белдерде. 

"Бу зур нәтиҗәләргә ия. Без республикада нефть-газ химиясе сәнәгате, оборона-сәнәгать комплексы үсешен күрәбез, шулай ук гидротехник корылмаларның, энергетика иминлеген һәм башка юнәлешләрнең иминлеген тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр хәл ителә», - дип ассызыклады Александр Трембицкий.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре