Татарстан Россиянең сәнәгать ягыннан үсешкә ирешкән төбәкләренең берсе булган һәм шундый булып кала бирә. Шуңа күрә республика сәнәгать куркынычсызлыгына кагылышлы халыкара диалог белән дә кызыксына. Бу хакта бүген Казанда башланган БДБ илләренең сәнәгать куркынычсызлыгы буенча Халыкара советның XXIII утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Татарстан Россиянең сәнәгать ягыннан үсешкә ирешкән төбәкләренең берсе булып тора һәм җитештерүдә куркынычсызлык мәсьәләләренә бәйле халыкара хезмәттәшлекне ныгыту белән дә кызыксына. Без предприятиеләребез белән заманча контроль һәм мониторинг системаларын кертү, персоналны укыту һәм аудитларны даими үткәрү, идарәнең барлык дәрәҗәләрендә куркынычсызлык культурасын күтәрү буенча актив эшлибез. Безнең максат – куркынычсызлык җитештерү процессының һәм корпоратив культураның аерылгысыз өлеше булган мохитне тәэмин итү», – диде Миңнеханов.
Хәзерге көндә технологик үсеш дәрәҗәсе норматив базаны алга таба үстерүгә һәм модернизацияләүгә, алдынгы технологияләр кертүгә һәм җитештерүдә куркынычсызлык культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән уртак көчләрне таләп итә, дип ышана Татарстан Рәисе.
«Ышанам: бу утырыш сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә эшләүнең төп юнәлешләре буенча илләребез арасында хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр», – дип йомгаклады Миңнеханов.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов сүзләре буенча, хәзерге көндә төп мәсьәлә булып антропоген факторны киметүче җитештерүне автоматлаштыру тора.
«Безнең республикада сәнәгать бик үскән, куркыныч производстволар да күп. Шулай да, без җитештерү куркынычсызлыгын тәэмин итү өлешендә уңай тенденцияне күрәбез. Хәзерге төп мәсьәлә – автоматлаштыруны арттыру һәм мөмкин булган антропоген факторны киметү, шулай ук предприятиеләрнең барлык хезмәткәрләрен уңайлы һәм куркынычсыз эш урыннары белән тәэмин итү», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез